Башстат февраль инфляциясе буенча мәгълүматлар белән таныштырды. Төбәктә барыннан да бигрәк яшелчә һәм җиләк-җимеш кыйммәтләнде. Бәрәңге – 10,5%ка, кишер – 15%ка, помидор һәм кыяр – 4-16%ка, виноград, лимон һәм банан – 7-11%ка кыйммәтләнде. Тавык һәм күркә итләре уртача 7%ка кыйммәтләнде. Чәй, йогурт һәм сыр бәяләре үсүе дәвам итте. Аракы һәм шәраблар 2-3%ка кыйммәтләнде.
Аның урынына сыра, коньяк һәм газлы эчемлекләр бераз арзанайды (2-4%ка). Азык-төлек булмаган секторда медицина битлекләре (2-10%), дезинфекцияләү чаралары кыйммәтләнүен дәвам итә. Чәчәкләр 14,6%ка кыйммәтләнде.
Газ-мотор ягулыгы – 3%ка, бензин 10-46 тиенгә кыйммәтләнде. Авиаочышлар 18%ка кыйммәтләнде. Төбәктә инфляция февраль аена 0,5% (РФ буенча – 0,8%) тәшкил итте.
“Башинформ” мәгълүмат агентлыгы материаллары буенча Гөлия Хәбетдинова әзерләде.