Барлык яңалыклар
Новости
16 март 2021, 10:45

Башкортстан 36нчы урында

Башкортстан 2020 елның ноябре – 2021 елның гыйнвары йомгакларына ярашлы эшсезлек буенча төбәкләр рейтингында 36нчы урынны алды

Башкортстанда эшсезлек артып, 5,6% тәшкил итте. Үткән елның өченче кварталында республикада эш эзләүнең уртача вакыты – 5,9 ай.
«Коронавируска бәйле кризис Русиядәге хезмәт базарына җитди басым ясады. Чикләүләрнең бетерелүе, күпчелек оешмаларның эш режимына кире кайтуы нәтиҗәсендә хәл яхшыра башлады», – диелә «РИА Новости» агентлыгы тикшерүендә.
2020 елның ноябре – 2021 елның гыйнвары йомгаклары буенча Русия төбәкләренең күпчелегендә эшсезлек артып, илдә 5,9% тәшкил итте, бу бер ел элеккегә караганда 1,3 пунктка югарырак.
«Башинформ» мәгълүмат агентлыгы.

Габдулла Вафин әзерләде.
Читайте нас: