Башкортстан Республикасы Хөкүмәтендәге оператив киңәшмәдә республиканың гидрометеорология һәм тирә-як мохитне күзәтү идарәлеге җитәкчесе Вилора Горохольская Башкортстанда язгы ташкынга якынча фараз белән таныштырды.
«Суның максималь кимәле нормадан 10 процентка түбәнрәк булуы көтелә, – диде Вилора Горохольская. – Ләкин максималь кимәлде үткән очракта дала һәм тау елгалары янында урнашкан авылларны су басуы ихтимал».
Ведомство башлыгы билгеләвенчә, төбәктә салкын һава торышы март азагына тиклем саклана, шушы атнаның азагында бераз җылыта.
«Ләкин кыска вакытка гына җылыта, азактан теромометр баганасының -5,-10 күрсәтүе мөмкин, көндез исә кояш нурлары астында +2,-3 градус була», – диде Башгидрометүзәк җитәкчесе.
«Башинформ» мәгълүмат агентлыгы.
Габдулла Вафин әзерләде.