17 мартта Башкортстанда «Игътибар – балалар!» искәртү чаралары башланды. ЮХХДИ һәм мәгариф органнары хезмәткәрләре бу чорда балаларны ташуга җитди игътибар бүлә. Ведомствоның матбугат хезмәте мәгълүматлары буенча, тематик акцияләр, әңгәмәләр, конкурслар үткәрү каралган. Чаралар 9 апрельгә тиклем дәвам итә.