Новости
19 Марта 2021, 12:55

Коронавирус чигенергә уйламый

Безнең Башкортстанда гына да коронавирус йоктырганнар саны 31 меңнән артты

Добавить в предпочтительные источники Google
БР Сәламәтлек саклау министрлыгы мәгълүматлары буенча, 19 март көнне Башкортстанда 117 кешедә COVID-19 диагнозы рәсми расланган. Шулай итеп, республикада барлыгы 31 034 чир йоктыру очрагы теркәлгән.
Кичә республикабызда коронавирус инфекциясеннән өч кеше вафат булган. (Пандемия башланганнан алып Башкортстанда 328 кешенең гомере өзелгән).
Әлеге вакытта 5 209 чирле өйдә дәвалана.
Тәүлек эчендә 201 пациент терелеп чыккан.
«Башинформ» мәгълүмат агентлыгы.

Габдулла Вафин әзерләде.
«Башинформ» мәгълүмат агентлыгы фотосы.
Читайте нас