Барлык яңалыклар
Новости
19 март 2021, 12:35

Ташламалы ипотека озайтылырмы?

Әле Русия Хөкүмәтендә ташламалы ипотеканы озайту турында фикер алышалар

Хәзерге вакытта Русия Хөкүмәтендә 2021 елның 1 июленнән соң яңа төзелә торган йортларда ташламалы ипотека программасын дәвам итү өчен мөмкин булган критерийлар хакында фикер алышалар.
«Без бүген Хөкүмәттә программаны озайту критерийлары хакында фикер алышабыз. Әмма иң мөһиме, барлык төбәкләрдә дә ипотека үтемле булырга тиеш», - диде РФ төзелеш һәм ТКХ министры урынбасары Никита Стасишин.
Министр урынбасары билгеләп үткәнчә, РФ Төзелеш һәм ТКХ министрлыгында ташламалы ипотеканы бөтен ил күләмендә озайтырга, шул ук вакытта, төбәкләргә карата дифференциацияләнгән алым кулланырга кирәк дигән позициядә торалар. Шулай ук, аның сүзләренчә, торакның квадрат метр бәясе халык өчен үтемле булып калырга тиеш.
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы.
Габдулла Вафин әзерләде.
Читайте нас: