Барлык яңалыклар
Новости
19 март 2021, 15:00

Ял көннәрендә һава торышы бозыла

Ял көннәрендә Башкортстанда көннәр бозыла

«Республиканың күпчелек районнарында кар, җепшек кар, 20 мартта төнлә көньяк һәм көнчыгыш районнарда көчле кар явуы көтелә», – дип хәбәр итте синоптиклар.
Белгечләрнең мәгълүматына ярашлы, ял көннәрендә җепшек кар ява, буран чыга, җилнең тизлеге секундына 17 метрга җитүе ихтимал. Җомгадан шимбәгә термометр баганалары -7 градуска тиклем төшүе мөмкин, ә көндез 4,+3 градус. 21 мартта температура бераз түбәнәя.
«Башинформ» мәгълүмат агентлыгы.

Габдулла Вафин әзерләде.
Читайте нас: