Барлык яңалыклар
Новости
20 март 2021, 09:00

Татарстан киносы көннәре үтәчәк

Башкортстанда 25 марттан 27сенә тиклем Татарстан киносы көннәре үтәчәк.

«Родина» кинотеатрында «Мулла» драмасы (режиссерлар Әмир Гәлиәскәров, Рәмил Фазлиев), «Әпипә» музыкаль комедиясы (режиссер Илшат Рәхимбай) һәм «Сөмбел» мелодрамасы (режиссер Рәшит Маликов) күрсәтеләчәк.
Чараны Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы чикләрендә Татарстан Республикасының Мәдәният министрлыгы булышлыгында «Татаркино» оештыра. Анда фильмнарның иҗади төркемнәре вәкилләре катнаша.
«Башинформ» мәгълүмат агентлыгы.

Габдулла Вафин әзерләде.
Читайте нас: