Барлык яңалыклар
Новости
23 март 2021, 12:25

Кагыйдәләр үзгәрәчәк

1 майдан тотылган автомобильләрне сату-алу кагыйдәләре үзгәрәчәк

Хәзер автомобильне сатып алу-сату турында килешүне «Дәүләт хезмәтләре» ярдәмендә гамәлгә ашырырга мөмкин булачак. Бу документларны электрон имза белән имзаларга һәм аларны ЮХИДИгә теркәүгә цифрлы форматта җибәрергә мөмкинлек бирәчәк.
Портал аша алыш-биреш үткәрү физик затлар өчен генә карала һәм бары тик тотылган автомобиль турында гына сүз бара.
Моннан тыш, сатучы үзенә дәүләт номерын калдырыргамы-юкмы икәнлеген хәл итәргә тиеш.
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы.
Габдулла Вафин әзерләде.
Читайте нас: