Башкортстанда әлеге вакытта 200гә якын укучы һәм 138 укытучы COVID-19 белән авырый, дип белдерде мәгариф һәм фән министры Айбулат Хажин республика хөкүмәтендә үткән оператив киңәшмәдә.
22 мартка мәгълүматлар буенча, мәктәпкәчә белем бирү оешмаларында балалар арасында – биш, хезмәткәрләр арасында 18 чирле теркәлгән.
Республика Башлыгы Радий Хәбиров әйтүенчә, эпидемиологик хәлнең яхшыруына карамастан, тынычланырга әле иртә. «Хәзер чирнең таралуына юл куймау бик мөһим», – диде ул.