Новости
25 Марта 2021, 12:50

Башкортстан символикасы – Мәскәү метросында

Мәскәү метросында Башкортстан һәм Уфа символикасы төшерелгән поезд йөри башлый

title
Тиздән Мәскәү метросында Башкортстан һәм Уфа символикасы төшерелгән поезд йөри башлый, дип хәбәр итте башкала мэры Сергей Греков.

Үткән ял көннәрендә республика Башлыгы Радий Хәбиров һәм Мәскәү мэры урынбасары Максим Ликсутов шушы хакта фикер алышты.

«Шул рәвешле брендны күрсәтү мәскәүлеләр һәм башкала кунаклары арасында Уфаны һәм Башкортстанны танытуга зур өлеш кертергә тиеш. Ә Мәскәүгә килгән уфалылар өйләрен ешрак исенә төшерер», – дип билгеләде Сергей Греков.

«Башинформ» мәгълүмат агентлыгы.
Габдулла Вафин әзерләде.
Читайте нас