Тимер акчалар әкренләп әйләнештән чыгып бара. Чөнки, хәзер инде 1, 2, 5, 10 сумга юнләп бер нәрсә дә алып булмый, җитмәсә, шуңа өстәп, күпчелек кеше хәтта кибеттә дә карта ярдәмендә түли.
Үзәк Банк 2022 елдан махсус автоматлар аша русиялеләрдән вак акча җыю белән шөгыльләнәчәк.
Үзәк Банк ел саен гаять күп санда вак акча чыгаруга заказ бирә (әйтик, 2020 елда ул 1,3 миллиард данәдән артып киткән – бу илдәге һәр кешегә тугызар вак акча туры килә дигән сүз). Шул ук вакытта, исәп-хисап ясаганда аларны куллану кими: тиеннәрнең зур өлеше әйләнешкә чыкканнан соң гражданнарның акча янчыгында җыела, алар алга таба бу акчаларны нишләтергә икәнлеген белми.
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы.