Тугандаш халыклар шигърияте, төрле телләрдә яңгыраган җанлы сүз Бәләбәйнең шигъри күгендә яңадан якты йолдызлар кабызыр. Фестиваль «сандыгы» һәр елны башкорт, татар, чуваш, рус телләрендә иҗат итүче шагыйрьләрнең шигырьләре белән тулыландырыла. Нинди яшьтә булуларына, ни белән шөгыльләнүләренә, ни белән мавыгуларына карамастан, саф йөрәкле, матур фикерле кешеләр кулына каләм ала. Алар әдәбият сөючеләргә үзләренең бай эчке дөньясын ачып сала, уй-хисләре белән бик юмарт бүлешә!
Шигърият дөньясына мавыктыргыч сәяхәтнең чираттагы нәтиҗәсе буларак, узган фестивальдә җиңүчеләрнең һәм катнашучыларның шигырьләреннән торган «Салават күпере» («Радуга») җыентыгы тәкдим ителәчәк.
Фестивальне Башкортстан Республикасы Мәдәният министрлыгы, Башкортстан Республикасы Язучылар берлеге һәм Бәләбәй муниципаль районы хакимияте оештыра. Фестивальнең мәгълүмати партнеры – «Башкортстан Республикасы» Нәшрият йорты Башкортстан Республикасы дәүләт унитар предприятиесе филиалының «Бәләбәй хәбәрләре» гәзите редакциясе.
XVIII регионара «Илhам чишмәләре – 2021» шигърият фестиваленең беренче этабы 2021 елның 21 мартыннан 18 апреленә кадәр узачак. Конкурста катнашырга теләгән авторлар муниципаль берәмлекләр хакимиятләренә кече формадагы шигырь жанры әсәрләрен (250 юлдан артык булмаган) тапшыралар. Урыннарда төзелгән шәһәр һәм район жюрилары иң яхшы шагыйрьләрне ачыклыйлар һәм фестивальдә катнашу өчен аларның әсәрләрен тәкъдим итәләр.
Быел эшләр түбәндәге номинацияләрдә бәяләнәчәк: «Шагыйрь һәм вакыт», «Син – Башкортстанның тугры улы, сөекле Бәләбәй шәһәре!» (Бәләбәй шәһәренең 240 еллыгына багышланган), «Минем сөекле туган ягым! » (Бәләбәй районының 90 еллыгына багышланган), «Гасырга мөһим һәм бөек караш юнәлтелгән, һәм чор авазында алтын фикерләр саклана...» (Мостай Кәрим иҗатына багышлана), «Башкортстан, туган төбәк. Монда курай моңы ишетелә... » (БРдагы башкорт Тарихы елына багышлана), «Башка заманнар» (яшьләр поэзиясе), «Мәхәббәттән дә гүзәлрәк нәрсә юк» (мәхәббәт лирикасы), «Җиңү мае» (Бөек Ватан сугышында халыкның батырлыкларын мактаган авторлар өчен), «Яратырга, өметләнергә һәм яшәргә!» (Бөек Ватан сугышы ветераннары һәм мөмкинлекләре чикләнгән авторлар өчен махсус номинация), «Балалар өчен язам» һ.б.
Икенче этап 2021 елның 19-30 апрелендә узачак. Өченче, йомгаклау этабында, лауреатлар, номинантлар һәм фестиваль кунаклары катнашында гала-концерт узачак.
Талантлы әдипләр, гадәттәгечә, Фатих Кәрим исемендәге әдәби премия алуга дәгъва итә алачак. (Аны гамәлгә куючы – Башкортстан Республикасы Бәләбәй муниципаль районы хакимияте башлыгы).
Конкурста катнашу шартары белән «Бәләбәй хәбәрләре» гәзитенең рәсми сайтында танышырга мөмкин.