Барлык яңалыклар
Новости
29 март 2021, 16:50

Айдар тагын җиңүче!

«Минем туган ягым Башкортстан!» республика конкурсында яшь экскурсовод Айдар Харрасов «Музейда экскурсиядә» номинациясендә җиңүче булды

Уфа туризм, туган якны өйрәнү һәм экскурсияләр үзәге оештырган онлайн-конкурста ун номинация буенча 22 укучы баланың эшләре тикшерелде. Җиңүчеләр арсында Бәләбәй шәһәре 1нче мәктәбенең җиденче сыйныф укучысы Айдар Харрасов та бар иде.
Иҗади проект җитәкчесе, «Беренче урта» мәктәп музее мөдире Ирина Паршуткина һәм Казан видеоинженеры Павел Нестеров белән бергә Айдар музейда видеоэкскурсия язуда катнашты.
... Иске фотосурәтләр һәм солдат хатлары сакланган альбомнан, революциягә кадәрге чордан алып бүгенге көнгә кадәр – музейның артефактлары ил горурлана алырлык геройлар һәм язучылар укыган мәктәп тарихы белән таныштыра. Унөч минутлык видеороликта музей экспозицияләре, борынгы предметлар, кулъязмалар, архивлар күрсәтелгән... Һәм барысы турында да яшь экскурсовод җентекләп, мавыктыргыч итеп сөйли.
– Айдар Харрасов – безнең мәктәпнең бренды! – дип соклана Ирина Григорьевна. – Үзен артистларча тота, кызыксынучан, эшкә сәләтле, аның белән проект өстендә эшләү күңелле булды, һәм ул лаеклы рәвештә җиңү яулады!
Видеоны яздыру, монтаж, слайдлар кую, видеоролик булдыру өстендә шактый эшләргә, малайга текстны яттан өйрәнергә, берничә дубль язарга туры килгән.
– Эш кызыклы булды, тарихны яратам, – ди Айдар. – Мин архивларны өйрәндем, бик күп фоторәсемнәрне яңадан карадым.
Әнисе, мәктәп укытучысы Земфира Нурулла кызы Харрасова белән бергә, Айдар барлык мәктәп чараларында катнаша. Үзәк мәдәният сарае иҗат коллективында хореография белән шөгыльләнү өчен дә вакыт таба. Тарих фәне аның яраткан дисциплиналары исемлегенә эләккән. Һәм тикмәгә генә түгел – хәзер Беренче урта мәктәп укучылары буш вакытларын республикада иң яхшыларның берсе дип танылган үзләренең мәктәп музеенда уздыралар.
Анна Лапина.
Читайте нас: