Новости
29 Марта 2021, 06:50

Башкортстанда күпме кеше фәкыйрьлек чигендә яши?

Республикада фәкыйрьлек чигендә яшәгән халыкның саны билгеле булды

Добавить в предпочтительные источники Google
Башкортстанның Гаилә, хезмәт һәм халыкны социаль яклау министрлыгы мәгълүматлары буенча, республикада акчалата кереме яшәү минимумыннан түбәнрәк халыкның өлеше 2019 елда 12,1% – 491, 9 мең кеше тәшкил иткән. 2018 ел белән чагыштырганда – 12,0% яки 487,5 мең кеше.
2019 елның дүртенче кварталында яшәү минимумы 9 222 сумга тиң булган. Бүген яшәү минимумы – 10 015 сум.
Хезмәт министрлыгында билгеләүләренчә, гомум алганда, Русиядә халыкның ярлы өлеше 12,3% яки 18,1 миллион кеше тәшкил итә. 2018 елда исә 12,6% яки 18,4 миллион кеше.
«Башинформ» мәгълүмат агентлыгы.

Габдулла Вафин әзерләде.
Читайте нас