Федераль метеосайтлар мәгълүматлары буенча, 1-10 апрельдә республиканың үзәк районнарында көндезге сәгатьләрдә һава +4, +10 градускача җылына, ә төнлә 0, -6 градус була. Кайсыбер көннәрдә тәүлегенә 3-6 миллиметрга тиклем яңгыр һәм җепшек кар явуы, шулай ук җилнең тизлеге секундына 15 метрга җитүе ихтимал.
Башгидромет хәбәр итүенчә, Башкортстанның төп елгаларында апрельнең беренче яртысында боз кузгала башлый. Айның икенче яртысында суның кимәле арта, республикабызда язгы ташкынның иң югары ноктасы башлыча майның тәүге ун көнлегенә туры килә