Башстат мәгълүматлары буенча, 2020 елның ноябрендә – 2021 елның гыйнварында 15 яшьлек һәм аннан өлкәнрәк эшче көчләр саны 1,934 миллионнан күбрәк булган. Аларның якынча 1,826 миллионы икътисадта мәшгуль булган. Тагы 109 мең кеше эшсез дип исәпләнгән.
Былтыр ноябрьдә һәм быел гыйнварда Башкортстанда гомум эшсезлек кимәле 5,6 процент тәшкил иткән.
«Башинформ» хәбәр иткәнчә, 2020 елда республикада оешма хезмәткәрләренә исәпләп чыгарылган уртача айлык эш хакы 38 706 сумнан арткан.
«Башинформ» мәгълүмат агентлыгы.
Габдулла Вафин әзерләде.