Бәләбәйдә өч юл-транспорт һәлакәтендә дүрт бала зыян күргән. Ике укучыны Совет урамындагы җәяүлеләр кичүендә автомобиль бәрдергән. Шулай ук Татар гимназиясе янында «зебра»да укучы зыян күргән. Тагын бер бала Бәләбәй-Николевка-Туймазы автомобиль юлындагы юл-транспорт һәлакәтендә имгәнгән. (Ул әнисе белән машинада барган булган).
Сүз уңаеннан шуны да әйтеп үтәргә кирәк, республика автоинспекциясе мәгълүматларына караганда, февраль аенда гына республикада балалар катнашында 48 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән, шуларның 29ы пассажир-балалар белән. Балалар катнашындагы калган 19 авария – җәяүлеләрне бәрдерү, аларның 12се җәяүлеләр кичүендә.
– Безнең бурыч – балаларга юл хәвефсезлеге кагыйдәләрен даими рәвештә кабатлап тору, – дип сөйләде пропаганда буенча инспектор Диләрә Шәяпова. – Үзеңнән башларга кирәк. Автомобильгә утыргач хәвефсезлек каешын эләктерү, юл аша яшел төскә һәм җәяүлеләр кичүендә генә чыгу, руль артында тизлек режимын саклау – үзеңнең һәм юл хәрәкәтендә катнашкан башка кешеләрнең гомерен һәм сәламәтлеген саклау дигән сүз.
17 мартта республикада «Игътибар – балалар!» дигән профилактик акция старт алды, ул 9 апрельгә кадәр дәвам итәчәк. ЮХИДИ инспекторларының игътибары балигъ булмаган пассажирларны йөртү кагыйдәләрен бозуга, аерым алганда, балалар өчен махсус җайланмалар куллану (балалар бакчалары һәм мәктәпләр янында профилактик рейдлар үткәреләчәк), шулай ук мәгариф учреждениеләре урнашкан урыннарда юл йөрү кагыйдәләре таләпләрен үтәүгә юнәлтелгән.