Бүген Башкортстанда яңа коронавирус инфекциясе корбаннары исемлегенә янә өч кеше өстәлде. Вафат булганнарның гомум саны – 361.
Пандемия башланганнан алып Башкортстанда 32 358 кешедә коронавирус диагнозы расланган. Бер тәүлектә 106 яңа очрак ачыкланган.
220 кеше – госпитальдә, 17се интенсив терапия бүлегендә ята, 4 325 чирле өйдә дәвалана.
«Башинформ» мәгълүмат агентлыгы.
Габдулла Вафин әзерләде.