Новости
31 Марта 2021, 12:25

Өлкәннәр өчен үзизоляция режимы гамәлдән чыга

Башкортстанда 1 апрельдән 65 яшьтән өлкәннәр өчен үзизоляция режимы гамәлдән чыга

Добавить в предпочтительные источники Google
Башкортстанда 65 яшьтән өлкәнрәкләр, шулай ук хроник авырулары булган кешеләр өчен мәҗбүри үз-үзеңне изоляцияләү режимы 1 апрельдән гамәлдән чыгарыла. Бу хакта «Башинформ» хәбәр итә.
Республика Башлыгы Радий Хәбировның «Югары әзерлек» режимын кертү турындагы указының яңа редакциясе рәсми рәвештә басылып чыкмаган әле.
2021 елның 27 мартындагы үзгәртелгән документта өлкәннәр өчен үзизоляция режимын 31 мартка кадәр озайту турында сүз барган иде.
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы.
Габдулла Вафин әзерләде.
Читайте нас