Барлык яңалыклар
Новости
1 апрель 2021, 10:45

Хәзер табибка язылу өчен 122 номерына шалтыратырга кирәк

Башкортстанда 1 апрельдән табибка язылу өчен бердәм номер үзгәрә. Хәзер 1301 түгел, ә 122 саннарын җыярга кирәк.

Республика Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәте белдерүенчә, Башкортстан – Русиядә табибка язылуның бердәм номеры тулысынча эшләгән бердән-бер төбәк. Көтү вакыты, кагыйдә буларак, бер минуттан артмый, кыска номерга шалтыратуларга тариф билгеләнми.
Табибка язылуга, табиб чакыртуга һәм прививка ясатуга бәйле сораулар белән иртәнге сәгать 8дән кичке 7гә тиклем шалтыратырга мөмкин.
«Башинформ» мәгълүмат агентлыгы.

Габдулла Вафин әзерләде.
Читайте нас: