Барлык яңалыклар
Новости
2 апрель 2021, 09:40

Яңа закон кабул ителде

«Башкортстанда сугыш чоры балалары турында»гы закон кабул ителде

– Әлеге закон проектын күп тапкыр кабул итәргә җыендык, әмма финанс мөмкинлекләр булырмы дип уйладык. Нәтиҗәдә бу карарны кабул иттек һәм закон проектын Дәүләт җыелышына керттек. Бу законны Башкортстан халкы бик көтә, – дип белдерде Радий Хәбиров.
Яңа закон БР Дәүләт җыелышы депутатларны тарафыннан бертавыштан кабул ителде. Документка ярашлы, 1927 елның 22 июненнән 1945 елның 3 сентябренә кадәрге чорда туган республика кешеләренә «Сугыш чоры балалары» статусын бирергә тәкъдим ителде.
Документка ярашлы, «Сугыш чоры балалары»на өстенлекле медицина ярдәме күрсәтү, стационар социаль хезмәтләндерү оешмаларына чираттан тыш юлламалар бирү, шулай ук Башкортстан Башлыгы указына ярашлы төбәк бюджеты исәбенә бер тапкыр түләү бирү тәртибе расланачак.
БР Гаилә хезмәт һәм халыкны социаль яклау министрлыгы мәгълүматларына караганда, республикада 1 мең 895 «сугыш чоры баласы» яши. Аларның 13 меңләбе бернинди ташламаларга һәм социаль ярдәм чараларына ия түгел.
«Башкортстанда сугыш чоры балалары турында»гы закон БР Башлыгы кул куйган көннән үз көченә керәчәк.
Әлеге закон Русия Президенты Владимир Путин кушуы буенча әзерләнгән дәүләт проектларының берсе – «Демография» бүлегенең «Өлкән буын» дип аталган программасына җавап бирә.
«Башинформ» мәгълүмат агентлыгы.

Габдулла Вафин әзерләде.
Читайте нас: