«Русиядә коронавирус пандемиясе сәбәпле кертелгән битлек режимын һәм чикләүләрне гамәлдән чыгару турында сөйләргә әле иртәрәк. Чикләүләрен иртә йомшарту коронавирус белән авыручылар артуга китерергә мөмкин», – диде Русия Кулланучы хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтнең Үзәк эпидемиология фәнни-тикшеренү институты директорының клиник-аналитик эш буенча урынбасары Наталья Пшеничная.
Ул, шулай ук, Кытайда Covid-19 инфекциясенең яңа очраклары теркәлми башлагач кына битлек режимын бетерүләре турында әйтте.
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы.