Новости
5 Апреля 2021, 05:20

3 процент чамасы кеше коронавируска каршы прививка ясаткан

Русиядә 4,72 миллион кеше (3,23 процент) коронавирус инфекциясенә каршы прививка ясаткан.

Добавить в предпочтительные источники Google
Шул ук вакытта, 6,93 миллион кеше вакцинаның беренче дозасын алган, бу барлык халыкның 4,74 проценты дигән сүз. Шул рәвешле, Русиядә прививка ясатучылар саны март башындагы (4,72 миллион) белән чагыштырганда бер ярым тапкырга диярлек арткан.
Вакцинаның ике дозасын да алган кешеләр саны буенча Чукот автономияле округы (7,27 процент), Мәскәү шәһәре (6,32 процент), Ненец автономияле округы (6,04 процент) һәм Сахалин өлкәсе (5,91 процент) әйдәп бара.
Bloomberg агентлыгы мәгълүматлары буенча, кайбер илләрдә вакцинация темплары Русиядәгедән югарырак. 2 апрельгә Израильдә халыкның – 55, Бөекбританиядә – 26, АКШта – 23,6, Төркиядә – 9,8, Германия, Швейцария, Италия, Франция һәм Испаниядә 8,3-9 проценты вакцинаның беренче дозасын алган.
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы.
Габдулла Вафин әзерләде.
Читайте нас