Барлык яңалыклар
Новости
7 апрель 2021, 10:05

Милли костюм көне үтәчәк

Бәйрәм халык традицияләре, тарих һәм мәдәнияткә мөрәҗәгать итәргә мөмкинлек бирә.

16 апрельдә Башкортстан Республикасында Милли костюм көнен билгеләп үтәчәкләр.
Бәйрәм тагын бер тапкыр халык традицияләре, тарих һәм мәдәнияткә мөрәҗәгать итәргә мөмкинлек бирә. Республика халык иҗаты үзәге әлеге истәлекле датага багышланган чаралар үткәрә. Үзәкнең социаль челтәрләрендә «Дуслык биюе» дигән акция игълан ителә. Теләгән һәркемне анда катнашырга чакыралар. Моның өчен төрле милли киемнәрдән 2-3 минут дәвам иткән бию композициясе башкарырга кирәк. Видеоролик социаль челтәрләрдә урнаштырылачак.
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы.
Габдулла Вафин әзерләде.
Читайте нас: