15 апрельгә тиклем Русия почтасы редакцияләр белән берлектә республика, шәһәр һәм район басмаларына ташлама ясый.
Почта бүлекчәсендә дә гәзит-журналларга ташлама белән язылып була. Моннан тыш, «Башкортстан Республикасы» нәшрият йорты үз басмаларына өйдән чыкмыйча, берничә минут эчендә язылырга тәкъдим итә. Онлайн-подписка сервисы белән rbsmi.ru файдаланырга мөмкин.
Декада чорында язылу файдалы, чөнки түбән хакка язылу мөмкинлеге бар. Өстәвенә декада чорында тутырылган подписка квитанцияләре редакция конкурсларында катнаша. Һәр язылучы бүләк уйнатуда катнашырга хокуклы:
– «Языл һәм от» гомум республика конкурсы – «Республика басмалары» бүлегеннән ике басмага язылу. Бүләкләр – ноутбук, мотоблок, триммер, велосипед, телевизор. Язылучылар арасында бүләкләр 27 июльдә Башкортстан юлдаш телевидениесе эфирында уйнатыла.
Катнашу өчен квитанцияне 15 июльгә тиклем «Языл һәм бүләк от» билгесе белән 450079, Уфа шәһәре, Октябрьнең 50 еллыгы урамы, 13, «Башкортстан Республикасы» нәшрият йорты, 212нче бүлмә адресына яки [email protected] электрон адресына җибәрергә кирәк. Республика, район һәм шәһәр гәзитләрендә дә редакция конкурслары оештырыла. Тулырак мәгълүматны редакциядә алырга мөмкин.
Бүләк уйнатуда катнашу өчен 2021 елның 6 аена язылырга кирәк.
«Башинформ» мәгълүмат агентлыгы.
Габдулла Вафин әзерләде.