Барлык яңалыклар
Новости
10 апрель 2021, 10:10

Кадерле мөселманнар!

Сезне якынлашып килүче Рамазан-шәриф аен үткәрү мәсьәләләре белән таныштырып үтәсем килә.

Рамазан ае башлану һәм тәмамлану вакыты, фидия һәм фитр сәдакалары күләме билгеләнде.
13 апрельдә – уразаның беренче көне, 12 майда – уразаның соңгы көне. 12 апрельдә – беренче тәравих намазы, 13 майда – Ураза бәйрәме була.
Фитр сәдакалары: аз керемлеләргә – 100 сум, уртача керемлеләргә – 300 сум, тәэмин ителгәннәргә – 500 сум.
Моннан тыш, сәламәтлек торышына бәйле рәвештә ураза тоту мөмкинлегенә ия булмаган һәм аны башка вакытта да каза кылып үти алмаучылар өчен тотылмый калган һәрбер көн өчен 250 сум күләмендә фидия билгеләнде.
Бәләбәй районы имам-мөхтәсибе Фәрхәт Хәмитов.
Читайте нас: