Новости
11 Апреля 2021, 12:15

Озакламый басуга

Чәчү кампаниясе башлануга санаулы атналар гына калды, шуңа күрә район хуҗалыкларында эш кайный.

Добавить в предпочтительные источники Google
Кырлар әле кардан ачылмаган, ә авыл хуҗалыгы предприятиеләренең машина-трактор остаханәләрендә яңа уңыш өчен көрәшкә техника әзерләүне төгәлләп киләләр. Язгы кыр эшләре уҗым культураларын һәм күпьеллык үләннәрне минераль ашламалар белән тукландырудан башлана. Башкортстанда язгы кыр эшләрен уздыруга 2021 елда якынча 16,5 млрд сум кирәк, бу узган елгы күрсәткечтән 11,6 процентка югарырак. Бу хакта республиканың авыл хуҗалыгы министрының беренче урынбасары Рамил Нуриәхмәтов Стәрлебаш районында үткән төбәк агрономия конференциясендә хәбәр итте. Чыгымнар артуның төп сәбәпләреннән ул минераль ашламалар, авыл хуҗалыгы техникасын һәм ягулык-майлау материалларын ремонтлау өчен запас частьләр хакы үсүне атады.
Район авыл хуҗалыгы хезмәтенең баш инженеры Айрат Гомәров язгы кыр эшләрен башкару өчен 520 тоннага якын дизель ягулыгы кирәк булачагын билгеләп үтте. Бүгенге көндә аны кайтару бара, сезон башланганчы хуҗалыклар дизель ягулыгы белән тулысынча тәэмин ителәчәк. Район тракторлары язгы эшләр башлануга 98 процентка (барлыгы 225 трактор), тагылма инвентарь 100 %ка әзер. Бүгенге көндә авыл хуҗалыгы машиналарын техник карау дәвам итә. Кыр эшләрендә 117 чәчү агрегаты катнашачак. Соңгы елларда районда машина-трактор паркын яңарту буенча шактый эш алып барыла – узган ел 199,4 млн. сумлык 86 берәмлек авыл хуҗалыгы техникасы сатып алынган.
Рәсимә Сабитова.
Читайте нас