Компания «Бәләбәй» ТОСЭР исәбенә кереп, Европаның әйдәп баручы җитештерүчеләре фурнитурлары белән төрле типтагы агач җиһазлар җитештерү буенча инвестиция проектын гамәлгә ашыруны планлаштыра, дип хәбәр ителә Икътисади үсеш министрлыгы һәм БР инвестиция сәясәте сайтында.
– Инвестицион проект кысаларында Бәләбәй шәһәрендә торак, иҗтимагый һәм офис биналары өчен җиһазлар җитештерү планлаштырыла. Проектны гамәлгә ашыруга 24 млн сумнан артык акча бүленәчәк, 20дән артык яңа эш урыны булдырылачак. Сату географиясе Башкортстан Республикасы территориясен генә түгел, күрше төбәкләрне дә колачлаячак, – дип сөйләде БР икътисади үсеш һәм инвестицион сәясәт министры урынбасары Екатерина Кликунова. Инвестиция проектын 2021-2025 еллар дәвамында гамәлгә ашыру планлаштырыла.