Бәләбәй муниципаль районы хакимияте башлыгы Азат Сәхәбиев “Үлемсез полк” муниципаль акциясен уздыру турында карарга кул куйды.
Үз ветеранын, бабасын, олы картәтисен онытмаган һәркем Җиңү көненә багышланган чараларда катнашу өчен аның фотосурәтен тотып, шәһәр урамнарына чыга, үзе бервакытта да катнаша алмаучы исеменнән парадта уза ала.
Дине, милләте, сәяси һәм башка карашлары нинди булуга карамастан, акциядә районның теләгән һәр кешесе катнаша ала.