Барлык яңалыклар
Новости
12 апрель 2021, 14:30

Уразага керер алдыннан

Исегезгә төшереп үтик. 13 апрельдә – уразаның беренче көне, 12 майда – соңгы көне. 12 апрельдә – беренче тәрәвих намазы, 13 майда – Ураза бәйрәме була.

Ураза тоту — таң беленгәннән алып, кояш баеганчыга кадәр ашау-эчү, җенси якынлык кылудан тыелып тору. Ураза Бөек Аллаһы ризалыгы өчен генә тотыла, ябыгу, дәвалану максатыннан тоту дөрес булмас, ягъни күңелдә Аллаһы ризалыгы өчен тоту максаты (нияте) булырга тиеш. Шулай ук айның башында 3 көн, яки ахырында өч көн генә тоту да дөрес түгел, уразаны Рамазан ае тәмамланганчы, бер ай буена тотарга кирәк.
Иртәнге ашны ашауны — сәхәр ашау диләр, ә кичке аш — ифтар (авыз ачу) дип атала. Намаз вакытлары таблицасында, сэхэр вакыты — сәхәр тәмам дип күрсәтелә, ә кояш бату авыз ачу вакыты Ахшам (Магриб) намазы вакытына туры килә, бу вакытта «авыз ачабыз» (ифтар кылабыз).
«Сәхәр ашагач» ризык калдыклары калдырмыйча авызны чайкарга һәм ният кылырга кирәк.
Зәйфә Салихова әзерләде.
Читайте нас: