Билгеле булуынча, изге Рамазан ае башланды.
“Ураза кешенең тормыш агышын, холык-фигылен үзгәртә, ул үз гомеренә яңа күзлектән карый башлый, – диде кичә Айнур хәзрәт журналистлар өчен уздырылган матбугат конференциясендә. – 13 апрельдә аның тәүге көне. Беренче тапкыр ураза тотарга ниятләгән кешеләр, гадәттә, кыенлык кичерә, аларны нәрсәдер ярсыткан, комачаулаган кебек була. Арытаба, әлбттә, Аллаһ ярдәме белән барсы да җайга салыначак”.
Әле бөтен ил буенча коронавирус афәтеннән вакцинацияләү бара. Ураза чорында кояш калыкканнан алып баеганчы ризык кабарга ярамагач, прививка ясату гөнаһ түгелме? Бу сорауга Айнур хәзрт шулай дип җавап бирде: “Вакцина ризык булып исәпләнми,кеше аны туклану өчен кабул итми, шуңа күрә ковидка каршы инъекция эшләткщән кешенең уразасы да бозылмый”.
Ураза балигъ яшьтәге һәр мөселман өчен фарыз. Аны бәлигъ булмаганнарга, чирлеләргә, юлчыларга, авырлы һәм сабый имезгән хатын-кызга тотмаска рөхсәт ителә.