Атап әйткәндә, Дуван райоыннда – Әй елгсының урта агымында, Белорет, Архангел районнарында – Инзәр елгасында,Бөрҗән, Бөре районнарында – Агыйдел елгасында, Иглин районында Эзем елгасында проблемалы участокларның барлыкка килүе мөмкин.
Ведомство мәгълүматлары буеча, 15 апрельдә төнлә һава температурасының түбәнәюе көтелә.
“Бу су кимәленең кинәт күтәрелүенә юл куймаска тиеш”, – дип белдерделәр республика Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының матбугат хезмәтендә.
Республика хөкүмәтендә көн саен язгы ташкын буенча киңәшмәләр үткәрү планланштырыла.