Барлык яңалыклар
Новости
15 апрель 2021, 12:30

Водитель таныклыгына имтиханнарны хәзер ничек бирәләр?

Билгеле булуынча, 1 апрельдән Русиядә автомобиль йөртү таныклыгына имтихан бирү кагыйдәләре үзгәрде. Бу үзгәрешләр җиңел автомобиль, йөк машинасы, автобус белән идарә итәргә әзерләнүчеләргә кагыла. Мотоцикл йөртү хокугын алырга теләүчеләргә имтихан элеккечә калды.

Автодром һәм шәһәр шартларында үтәлгән сынаулар бер көндә үткәрелә. Хәвефсезлек каешын кимәү яки телефон куллану кебек хаталар теркәлсә, имтихан туктатыла. Тагын бер җитди үзгәреш – дәүләт автоинспекциясе хезмәткәре алгы пассажир урынына күчә. Шәһәр юлларында имхтихан вакытында авария теркәлгәндә җаваплылык булачак водитель иңенә төшә. Яңа законга ярашлы, имтиханга килгән курсант машина белән ышанычлы идарә итәргә тиеш.
Водитель таныклыгын алу өчен имтиханнарга яңа кагыйдәләр кертелсә дә, сынауларның төп өлеше гадәттәгечә үтә. Курсантлар автодром эчендә дүрт сынауны уңышлы тапшырырга тиеш. Автомобильне гаражга кертү, параллель парковка, эстакада һәм зур булмаган мәйданчыктан борылып чыгу. Водительнең сәләтләрен пассажир креслосына утырган дәүләт инспекторы бәяләп бара. Автодромдагы сынауларны үтеп чыккан курсант инспектор күзәтүендә шәһәр юлларында автомобиль йөртү сәләтләрен күрсәтә. Элек автодром һәм шәһәр сынаулары төрле көннәрдә үтсә, яңа кагыйдәләр буенча ике имтихан бер көнгә берләштерелде.
Автодром сынауларына кергән гараж һәм парковка мәйданы шул ук ысуллар белән тапшырылса да, аларның мәйданы үзгәртелде. Курсантларга автомобиль белән кечкенәрәк участокта идарә итәргә туры килә.
Зәйфә Салихова әзерләде.
Фото ачык чыганаклардан.
Читайте нас: