Беренче көнне Бөтендөнья башкортлары корылтаеның башкарма комитеты җитәкчелеге мәълүмат чаралары мөхәррирләре белән очрашты. Шул ук көнне соцмедиага, интернетка, дизайнга, рекламага арналган осталык дәресләре булды. Санлы журналистика өчен кадрлар әзерләү мәсьәләләре, төбәк телевидениесе проблемалары һәм перспективалары да каралды.
Бүген, 17 апрельдә, “Милли басма киң мәгълүмат чаралары – төп чакырулар һәм мөмкинлекләр” дигән темага фикер алышу, “Санлы мохит һәм милли журналистика” осталык дәресләре оештырыла.
Теги: Медиафорум, милли киң мәгълүмат чаралары