Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров яңа коронавирус инфекциясе таралуга бәйле "Югары әзерлек" тәртибе турындагы фәрманга үзгәрешләр керткән. Аңа ярашлы, 65 яшьтән өлкәнрәкләр һәм хроник авырулардан интегүчеләр өчен үзизоляциянең мәҗбүри тәртибе бетерелә.
Үзгәрешләр 15 апрельдә үз көченә керде. Шулай да республика хакимияте өлкәннәргә үзизоляция тәртибен үтәргә киңәш итә.
Рәсми мәгълүматларга караганда, республикада тәүлек саен 100гә якын кешегә COVID-19 диагнозы куела, көн саен 2-3 кешенең коронавирустан үлүе хәбәр ителә.
Пандемия башыннан коронавирустан барлыгы 406 кеше үлгән.