Радий Хәбировның сүзләренә караганда, төбәктә нибары 493 сугышта катнашучы-ветеран һәм 189 сугыш инвалиды исән-имин. Бу хакта республика башлыгы үткән дүшәмбедә хөкүмәт киңәшмәсендә белдерде.
Төбәк җитәкчесе муниципалитетлар башлыкларына сугышта катнашучыларның һәм ветераннарның обелискларын, каберләрен төзекләндерү эшләрен башларга кушты. 2021 елның 9 маенда Үлемсез полкның узачагына ышаныч белдерде.
Бәләбәй районы һәм шәһәре буенча бирелгән мәгълүматка караганда, бүген Бәләбәй районында 10 Бөек Ватан сугышында катнашучы һәм өч сугыш инвалиды яши.