Новости
19 Апреля 2021, 08:00

Республикада алдагы өч көндә салкынайта

Башкортстанда алдагы өч көндә термометр баганасы -10 градуска кадәр төшә.

Добавить в предпочтительные источники Google
Синоптикларның әйтүенә караганда, бүген явым-төшем көтелми. Көндез урыны белән көчле җил исәчәк. Һава температурасы төнлә -5,-10 градус, көньякта +3, көндез +6,+11.
Иртәгә, 20 апрельдә, явым-төшемсез. Җил юнәлешен үзгәртүчән талгын, көндез көчле. Һава температурасы төнлә 0,-5. градус, урыны белән -10, көндез +8,+13.
Чәршәмбе, 21 апрельдә дә, явым-төшем юк. Җил көньяк-көнчыгыштан талгын, көндез көчле. Һава температурасы төнлә +1,-4, урыны белән -9, көндез +12,+17.
Зәйфә Салихова әзерләде.
Читайте нас