Барлык яңалыклар
Новости
19 апрель 2021, 15:00

Тукайны искә алып

Апрель – Тукай ае дисәк, бик дөрес булыр. Сөекле шагыйребез 1986 елның 26апрелендә туган, 1913 елның 15 апрелендә дөньядан киткән.

Нәкъ 15 апрельдә Казанда бер төркем җәмәгатьчелек Яңа Татар бистәсе зиратында шагыйрьнең рухына дога кылу белән башлап, татар халкының бөек шагыйре Габдулла Тукайның каберенә чәчәкләр салды.
26 апрельдә Татарстан Республикасы күләмендә үткәреләчәк бәйрәм чараларының программасы да билгеле. Габдулла Тукайның 135 еллыгы уңаеннан тантаналы чаралар Казанда гына түгел, бөек шагыйрьнең туган ягында — Кырлайда да була, дип хәбәр итә ТР Мәдәният министрлыгының матбугат үзәге.
Бу көнне Уфада Тукай һәйкәле янында Шигърият бәйрәме булачак. Анда рәсми кунаклар катнашлыгында һәйкәлгә тантаналы рәвештә чәчкәләр салу оештырылачак, шигырьләр укылачак. “Нур” театрында “Тукай моңнары” республика бәйгесендә җиңүчеләр бүләкләнәчәк.
Зәйфә Салихова әзерләде.
Читайте нас: