Традицион Бөтенрусия өмәсе көнендә һәр муниципаль районда чисталык көннәре үтәчәк һәм "Яшел Башкортстан" акциясе дә старт ала.
Максат - торак пунктларның чисталыгын, тәртибен тәэмин итү, шулай ук яшеллекне яңарту, агачлар утыртуны оештыру.
“Яшел Башкортстан" акциясе кысаларында 24 апрельдә 119 мең агач һәм куак утырту планлаштырыла, 670 территориядә, шул исәптән 23 мең зур агач, 96 мең куак һәм башка яшел үсентеләр. Муниципалитетлар катнашучылар санын максималь җәлеп итүне тәэмин итәргә тиеш. Атап әйткәндә чарада - 149 мең кеше катнашырга тиеш.
Язгы акциянең үзенчәлеге - Бөек Ватан сугышы башлануга 80 ел тулу уңаеннан агач утырту.