Бу хезмәт эшчәнлеге урманда булуга бәйле кешеләрдән башкаларның урманнарга баруларын чикләүне күз уңында тота.
Шулай ук учаклар ягу, авыл хуҗалыгы җирләрендә, төбәк әһәмиятендәге аеруча сакланылучы табигать территорияләрендә, запас җирләрдә янгын хәвефе булган эшләр башкару тыела. Бу шулай ук юл буйларында, елга һәм күлләр зоналарында, шәһәр һәм авыл биләмәләре территорияләрендә, коммерциягә карамаган бакчачылык һәм яшелчәчелек ширкәтләрендә, милек рәвеше нинди булуга карамастан, предприятиеләр һәм оешмаларга да кагыла.
– Әле кар да эреп бетмәгән, без әле су ташу һәм аның сөземтәләре белән көрәшәбез, ә безнең республика районнарында янгыннар башланды да. Әбҗәлил, Учалы, Бөре районнары аеруча җитди игътибар зонасында. Кешеләр чүп-чар, коры үлән яндыра, урманда учак яга, – дип язды төбәк башлыгы соцчелтәрләрдә үзенең битендә.