Мәртәбәле форумда дистәләрчә басма һәм электрон киңкүләм мәгълүмат чаралары журналистларының тыйнак һәм гаять әһәмиятле хезмәте билгеләнде. "Белебееевские известия" район-шәһәр гәзетасының "Бәләбәй хәбәрләре" татарча дубляж басмасы өчен җаваплы хәбәрчебез Габдулла Вафин БР Матбугат һәм киңкүләм мәгълүмат агентлыгының Рәхмәт хаты белән бүләкләнде.