Һәйкәлнең эскизын (атом символы белән) Бәләбәй дизайнеры Владимир Сапожников эшләгән һәм ул шәһәрдә яшәүчеләрнең иганәләренә әзерләнгән.
Вакыйганың 35 еллыгы мәдәни, чаралар, әлеге шартлау вакытында илне коткарган якташларыбызны хөрмәтләү, бүләкләү чаралары белән билгеләнәчәк.
– Аварияны бетерүчеләр истәлекле медальләр, ә безнең проектны яклаганнар рәхмәт хатлары алачак, – ди сугыш, хезмәт һәм хокук саклау органнары советы рәисе Александр Буйлов. – Митингтан һәм җыелыштан соң барысын да “Урал батыр” милли-мәдәни үзәгенә концертка көтәбез.
Истәлекле корылманы эшкуар Рәвил Шәймөхәмтовның ритуал бюросы җыя. Эш көн озыны кайный – истәлек вакытына урнаштырылып бетәчәк!
Истәлекле һәйкәлне ачу тантанасы җомга, 23 апрельдә була. Шәһәр кунакларын һәм яшәүчеләрне чакырабыз.
Анна Лапина материалы буенча Зәйфә Салихова әзерләде.