Новости
23 Апреля 2021, 09:00

Бәйрәмнәрдә салкыннар фаразланмый

"25 апрельгә кадәр республикада зур явым-төшем көтелми һәм бер атна эчендә һава торышы үзгәрер дип фаразлана", - диде Гидрометеорология үзәгенең баш белгече Анна Козаева.

title
Үзәк белгечләре май бәйрәмнәренә һава торышының ничек буласын төгәл генә әйтергә әзер түгел, ләкин әлегә мәгълүматлар буенча май бәйрәмнәрендә салкын һава агымы фаразланмый.
"Гисметео" порталыннан алынган мәгълүматлар буенча, май башында Уфада термометр +14 градуска күтәреләчәк, һәм 9 майга һава көндез +19га кадәр җылынырга мөмкин.
Зәйфә Салихова әзерләде.
Читайте нас