Барлык яңалыклар
Новости
23 апрель 2021, 17:00

Сакланырга киңәш ителде

Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров коронавирусның таралу куркынычы аркасында тулы әзерлек режимы турында күрсәтмәгә үзгәрешләр кертте.

15 апрельдән 65 яшьтән өлкәннәргә, шулай ук хроник чирләре булганнарга үзизоляция тәртибен үтәргә киңәш ителә. Төбәк башлыгының матбугат хезмәте алар өчен мотлак үзизоляция режимы бетерелә, дип хәбәр итә.
Башкортстанга чит дәүләтләрдән теләсә нинди транспортта килгән гражданнар шулай ук ПЦР ысулы белән COVID-19га лаборатор тикшерүләр нәтиҗәләрен алганга кадәр үзизоляция режимын сакларга тиешләр.
Зәйфә Салихова әзерләде.
Фото ачык чыганаклардан.
Читайте нас: