– Биш катлыдан биегрәк күпкатлы йортлар салу кирәклеге күптән өлгерде, – дип аңлатма бирә район хакимиятенең архитектура бүлеге начальнигы, баш архитектор Айгөл Иванова. – Бәләбәй районы Башкортстан Республикасының “Торак” милли проектын гамәлгә ашыруда катнаша. Анда без ирешергә тиешле күрсәткечләр билгеләнгән. Торакны сафка кертү буенча мәгълүматларны яхшырту максатында тугыз катлы йортлар сала башларга карар ителде.
Заказчы- төзүче булып махсуслаштырылган заказчы “Шкаповнефтестрой-Стронег” төзелеш фирмасы” җәмгыяте чыгыш ясый. Ул йортның ике блогын төзергә рөхсәт алган, аларда 80 фатир урнашачак. Яңа төзелеш биш блоктан торачак, барлыгы 200 фатир булачак. Торак коммерция нигезендә, ягъни торак мәйданы льготалы категорияләргә караган гражданнарга бүленмәячәк. Билгеләп үтик, бүгенгә шәһәрдә яңа төзелешләрдә бер квадрат метрның бәясе 40 мең сум.
Айгөл Мәгъсүм кызы билгеләвенчә, инженерлык коммуникацияләрен тәэмин итү өчен техник шартлар тулысынча булдырылган.
– Без Бәләбәй районында коммерция гына түгел, социаль торак төзү белән дә шөгыльләнәбез. Приют поселогында Гражданнарны авария хәлендәге торак фондыннан күчерү буенча Башкортстан Республикасының адреслы программасын тормышка ашыру кысаларында 90 фатирлы биш катлы йорт салабыз, – ди “Махсуслаштырылган заказчы “Шкаповнефтестрой-Стронег” төзелеш фирмасы” җәмгыяте идарәчесе Андрей Косихин. – 2021 елга планда – торакның 15 мең квадрат метрын төзеп бетерү, бу узган елгы күрсәткечләрдән өч мәртәбәгә күбрәк. Торак төзелешен арттыру мөмкинлеге төбәктә һәм илдә кертелгән программалар аркасында барлыкка килде.
Фатирларда индивидуаль җылыту системасы булачак. Йортта лифт төзү дә каралган. Якын көннәрдә нигезен эшли башларга ниятләнә. Килешү шартлары буенча, генподрядчы йортны өч елдан файдалануга тапшырырга тиеш.
Башкортстанда 2019 елда финанслауның барлык чыганаклары исәбенә 2,37 млн квадрат метр торак мәйданы сафка кертелгән. Торак төзелеше күләмнәре үсеше республикада бер елда 3,7 процент тәшкил иткән. Русия буенча гомумән алганда, бу күрсәткеч 5 процентка үскән. Сафка кертелгән торак күләме буенча Башкортстан Русия төбәкләренең беренче дистәлегенә керде. Әмма, үсеш шактый булуга карамастан, республика милли проект күрсәткечен 86,8 процентка үтәде.