Барлык яңалыклар
Новости
25 апрель 2021, 12:00

Габдулла Тукай сурәтләнгән шоколадлар

Шоколадларның өч меңе - Казанда, ике меңе Истанбулда эшләнгән.

Габдулла Тукайның 135 еллык юбилее уңаеннан "Азатлык" татар яшьләре берлеге активистлары тышлыгына Тукай рәсеме төшерелгән шоколадлар эшләп чыгарган.
"Габдулла Тукай татар халкының бер символы булып тора. Ул татарның даһие. Бу шәхесне балаларга тагын да яхшырак таныту, аның иҗатын ныграк өйрәтү, кызыксындыру максатыннан Тукайга багышланган шоколадлар чыгарырга булдык", - дип белдергән Азатлыкка берлек рәисе Наил Нәбиуллин.
"Азатлык" татар яшьләре берлеге активистлары моңа кадәр Алтын Урда дәүләте корылуына 750 ел тулу, Садри Максуди һәм Гаяз Исхакыйның тууына 140 ел һәм Исмәгыйль Гаспралының тууына 170 ел тулу уңаенннан да шоколадлар эшләп чыгарган булган.
Зәйфә Салихова әзерләде.
Читайте нас: