Барлык яңалыклар
Новости
26 апрель 2021, 11:50

Төп бәйрәмгә әзерләнәбез

Бәләбәй районында 1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында җиңүнең 76 еллыгын бәйрәм итүгә әзерләнү һәм аны уздыру буенча оештыру комитеты утырышы булды.

Муниципаль район башлыгы урынбасары Ихсан Бәдретдинов рәислегендә тантананы әзерләү планы каралды, бәйрәм чаралары программасы җентекләп анализланды.
«Русиянең үлемсез полкы» хәрәкәтенең үзәк штабы тәкъдиме буенча 9 майга билгеләнгән традицион йөреш онлайн форматына күчереләчәк. Мондый карар илдәге эпидемиологик вәзгыятьне исәпкә алып кабул ителде.
Оештыручылар планында төрле күргәзмәләр, экологик акцияләр, концертлар уздыру каралган. Традиция буенча, Җиңү көне алдыннан шәһәр урамнары буйлап җиңел атлетика буенча ярыш оештырылачак. Бәйрәм көнендә – «Ватанны саклаучыларга» мемориалында чәчәкләр салыначак. «Җырлаучы чишмәләр» паркында кыр кухнясы эшләячәк, уен һәм күңел ачу программалары күрсәтеләчәк.
Светлана Шириня.
Фото автор архивыннан алынды.
Читайте нас: