Статистиклар Башкортстанда 2021 елның гыйнвар-февраль айларында оешма хезмәткәрләренә исәпләнгән уртача айлык эш хакын атады. Ул 37 448 сум тәшкил иткән. Бу былтыргы белән чагыштырганда 5,2 процентка күбрәк икән.
Башкортстанда 2020 елның декабрендә – 2021 елның февралендә эшче көчләр саны – якынча 1,942 миллион кеше тәшкил иткән. Ә 101 меңнән артык кеше эшсез дип исәпләнгән.
«Башинформ» мәгълүмат агентлыгы.
Габдулла Вафин әзерләде.