Башкортстан хөкүмәте премьер-министры урынбасары Илшат Фәзрахманов әйтүенчә, быел Башкортстан аграрийларына 2 миллион 14 мең гектар җирдә язгы культуралар чәчәргә кирәк.
Әлеге вакытта язгы чәчүдә 23 район катнаша. 12,6 мең гектарда чәчелгән, шул исәптән бөртеклеләр – 10,5 мең гектар.
Илшат Фәзрахманов сүзләренчә, аграрийлар язгы басу эшләрен штат режимында башлаган.
«Башинформ» мәгълүмат агентлыгы.
Габдулла Вафин әзерләде.